Картингчы Динар
23-24 июль көннәрендә "Аргамак" картинг үзәгендә Идел буе-Урал федераль округы ярышларының 3нче этабы узды. Алдагы ике этапта III урыннарны алган Саба егете Динар Дәминов, бу юлы да сынатмыйча пьедесталга күтәрелде. Чираттагы уңышы уңаеннан мин аның белән әңгәмә корып алдым.